Ел саен Россия Федерациясендә 250 меңгә якын янгын була, нәтиҗәдә 14 меңнән артык кеше һәлак була. Еш кына, бәхетсезлек очракларында, гаепле һәм аларның корбаннары булып балалар тора. Балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру өчен, Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре балалар белән "Белергә, истә тотарга, күзәтергә!» дигән темага әңгәмә оештырдылар. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча янгын сүндерүчеләрнең һөнәре, янгынның зур бәла булуы һәм аны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп кенә булдырмаска мөмкин булуы турында белемнәр ныгытылды.