18нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында, Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы булып узды. Утырышта узган уку елы нәтиҗәләре һәм татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. чыгыш ясады. Шулай ук Сәләтле балалар мәктәбе укытучысы Шәмсетдинова Л.Т., Шәмәрдән лицее “Үсеш” укытучысы Мулласалихова Г.Г., Эзмә урта мәктәбе укытучысы Һадиева Г.Ә. һәм РМБ җитәкчесе Сабирова Р.Ә. чыгышлары тыңланды. Түгәрәк өстәл барышында туган тел һәм әдәбият укытучыларының норматив базасы турында фикер алышулар булды, 2023-2024нче уку елына татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына куелган максат һәм бурычлар каралды, РМБнең эш планы расланды.