ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

ПМК ААҖ җәмгыяте директоры Маковеев К.В.  Олы Шыңар авыл җирлеге буенча мобилизациядәге биш авылдашыбызның гаиләләренә ягулык утын алу өчен акчалата ярдәм күрсәтте

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Иртәнге сәгать 9дан яшьләр үзәген балаларның шат йөзләре, елмаю, көлүләре биләп алды. Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалары, тәрбиячеләре белән экскусиягә килделәр.

Тукай урамында су үткәрү торбасына ремонт эше алып барыла

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Байлар Сабасында чистарту корылмасы һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә.

Тэги: ОКС

24 августта 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры дәүләт җир күзәтчелеге белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Чара Росреестрның 15 еллыгына багышлана һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә дә узачак.

Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы "Бистә шәле"республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында "Россиянең өч төсе" дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар актив катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

18 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында Олы Шыңар авылы студентлары һәм яшьләре катнашында: "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе - иң чыны" дигән концерт узды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кичә, 22 августта, Елыш ФАП мөдире фельдшер Закизянова И.И. укучылар белән "Эчәк инфекцияләрен профилактикалау" темасына әңгәмә үткәрде.

Фельдшер балаларга шәхси гигиена кагыйдәләренең әһәмияте турында җентекләп сөйләде: ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны ничек дөрес юарга, шулай ук ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җентекләп юарга, кайнатылган  су гына эчәргә кирәклеге турында аңлатты.

Мәктәп укучылары белән әңгәмә авыл клубы бинасында уздырылды.

Тэги: хастаханә

Россия Федерациясе флагының үз бәйрәме бар, аны 22 августта билгеләп үтәләр. Безнең приютта" Россия флагы көне " берничә этапта узды!

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International