21 августта, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, мәгариф идарәсе Лесхоз бистәсенең беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.
18-22 августта Саратовта Россиянең яшь бадминтончылары өчен яңа сезон старт ала, бадминтон буенча беренче космонавт Ю.А. Гагаринга багышланган Х Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары уза.
Аларда Россиянең 17 төбәгеннән, 28 муниципаль берәмлектән, барлыгы 270 спортчы катнашты.
Саба районы командасы лаеклы чыгыш ясады.
3 урын-Хаҗиев Исмал, ир-атлар парлы разрядында (Саратов шәһәре вәкиле Савченко Егор белән бергә),
3 урын-Галимуллин Рәсүл, ир-атлар парлы разрядында (Татарстанның Кама Тамагы районы вәкиле Галиуллин Эмиль белән бергә).
Балаларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.
Ә бөтен командага киләсе ярышларда уңышлар телибез.
Россия Дәүләт флагы көне кысаларында, 22 август көнне, Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Гордо взвейся над страной, флаг Российский, наш родной» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
17-21 август көннәрендә Түбән Новгородның «Пассаж» ат спорты комплексында конкур буенча Түбән Новгород башлыгы Кубогы узды
Саба районы буенча ГТО тест үзәге безнең район халкының бөтен категориясе белән актив эш алып бара.
23 август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә, аз мобильле социаль хезмәт алучылар белән берлектә, хезмәт терапиясе булып узды.
Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. «SabaBalahoner» муниципаль программасы кысаларында алар гаилә бюджеты, экономия, керем һәм чыгым турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Акберович Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
ҖЧҖ "Саба" хуҗалыгында яңа культиваторны сынау
ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын герметик коеларга алыштыру буенча киңәшмә.