Бадминтон буенча беренче космонавт Ю.А. Гагаринга багышланган Х Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

18-22 августта Саратовта Россиянең яшь бадминтончылары өчен яңа сезон старт ала, бадминтон буенча беренче космонавт Ю.А. Гагаринга багышланган Х Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары уза.

   Аларда Россиянең 17 төбәгеннән, 28 муниципаль берәмлектән, барлыгы 270 спортчы катнашты.

   Саба районы командасы лаеклы чыгыш ясады.

   3 урын-Хаҗиев Исмал, ир-атлар парлы разрядында (Саратов шәһәре вәкиле Савченко Егор белән бергә),

   3 урын-Галимуллин Рәсүл, ир-атлар парлы разрядында (Татарстанның Кама Тамагы районы вәкиле Галиуллин Эмиль белән бергә).

   Балаларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Ә бөтен командага киләсе ярышларда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International