Саба районы буенча ГТО тест үзәге безнең район халкының бөтен категориясе белән актив эш алып бара. Физик әзерлек тикшерергә һәм ВФСК ГТО нормативлары комплексын тапшырырга теләгән кеше 8(84362)2-45-89 телефон номеры буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.