Дәүләт флагы көненә багышланган чара

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

   Россия Дәүләт флагы көне кысаларында, 22 август көнне, Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Гордо взвейся над страной, флаг Российский, наш родной» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Россия үзенең тарихы, гербы, гимны һәм флагы белән горурлана. Дәүләт символлары-илебез тарихы да, аның бүгенге көне дә.

 Яшьләргә,  300 елдан артык тарихы булган Россия триколоры турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар «Иң акыллы» дип исемләнгән викторина  сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр.

Чарада  катнашучылар туган ил турында шигырьләр һәм мәкальләр искә төшерделәр, дәүләт символлары турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International