Конкур буенча Түбән Новгород башлыгы Кубогы

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

    17-21 август көннәрендә Түбән Новгородның «Пассаж» ат спорты комплексында конкур буенча Түбән Новгород башлыгы Кубогы узды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар беренче тапкыр уздырылды һәм шәһәр көненә багышланган иде. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән көчле спортчылар катнашты.

    Түбән Новгород башлыгы Кубогы 19 августта 130 см биеклектәге каршылыклардан торган маршрутта уйнатылды. Әлеге маршрутта 8 пар катнашты. «Сабантуй» өстәмә белем бирү спорт мәктәбе тренеры Кира Әхмәтшина Алина кушаматлы атта “перепрыжка”да бер генә хата ясап, өченче урынны алды. Ә 18 август 4 нче истәлекле маршрутка квалификация үткәндә ул Алина һәм Эсприда атамалы атларда икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International