Бүген Шәмәрдән “Яшьлек” яшьләр үзәгендә ачык ишекләр көне үтте.

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Иртәнге сәгать 9дан яшьләр үзәген балаларның шат йөзләре, елмаю, көлүләре биләп алды. Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалары, тәрбиячеләре белән экскусиягә килделәр.Аларны биредә  иртәнге гимнастика ясарга кечкенә арыслан баласы көтә иде. Балалар аның белән бик теләп иртәнге зарядка ясадылар. Аннары балалар,  яшьләр үзәгендә,  хезмәткәрләр, аларның эшчәнлеге, түгәрәкләр, спорт заллары белән таныштылар. Иң беренче танышу кече залда дзюдо түгәрәгеннән башланды. Түгәрәк тренеры балаларга иң җиңел көрәш алымнарын күрсәтте. Аннан соң балалар тренажер залына керделәр. Биредә алар физик көч арттыру өчен шогыльләнә торган спорт җиһазлары белән таныштылар. Теннис залында балаларга, теннис түгәрәге тренеры һәм биредә шөгыльләнүче кызлар уен алымнарын күрсәттеләр. Экскурсия ахырында кунакларга, “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре кечкенә генә бүләкләр тапшырып истәлек фотосына төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International