Олы Шынар авыл җирлеге студентлары һәм яшьләре концерты

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

18 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында Олы Шыңар авылы студентлары һәм яшьләре катнашында: "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе - иң чыны" дигән концерт узды. Нәкъ менә шушы җәйге кич  көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды. Җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр.  Тамашада яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары   катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International