Кичә, 22 августта, Елыш ФАП мөдире фельдшер Закизянова И.И. укучылар белән "Эчәк инфекцияләрен профилактикалау" темасына әңгәмә үткәрде.
Фельдшер балаларга шәхси гигиена кагыйдәләренең әһәмияте турында җентекләп сөйләде: ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны ничек дөрес юарга, шулай ук ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җентекләп юарга, кайнатылган су гына эчәргә кирәклеге турында аңлатты.
Мәктәп укучылары белән әңгәмә авыл клубы бинасында уздырылды.