"Бистә шәле"республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашу

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы "Бистә шәле"республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашты. Фестиваль программасында "Бистә ярминкәсе",  «Иң креатив шәл» дигән осталар ярминкәсе, «Иң тиз бәйләүче» дигән осталар конкурсы, йон һәм аксессуарлардан эшләнгән әйберләр коллекциясе дефилесы, осталарның иҗади очрашулары, мастер-класслар, презентацияләр, Татарстанның һәвәскәр иҗат коллективлары чыгышлары узды. Сәхнәдә коллектив "Шәл өмәсе" фольклор йоласын тәкъдим итте, лауреат дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International