ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

24 августта Юлбат авыл китапханәсе мөдире "Хәзинә" клуб берләшмәсе балалары белән бергә Саба үзәк китапханәсе оештырган "Әдәби алан" - "Ямьле җәй - китаплы җәй" проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Балалар өчен мастер-класслар эшләде. Анда алар шигырьләр язарга, проект турында тәэсирләре белән уртаклашырга мөмкинлек алды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә

Татарстанда 24 августта 500 мең сумга кадәр грантларга гаризалар кабул итү башлана. Социаль эшкуарларга финанс ярдәме «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

     Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе һәм «Чаллы шәһәре» шәһәр округында  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты уздырыла.

  24 августта безнең приют слетта катнашты һәм гомуми нәтиҗәләр буенча 3 урынны алды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Су ремонтына бәйле рәвештә, Школьная, Лермонтов, Орджоникедзе, Пионерская, Нариманов, Лесная, Н.Путь, Заводская, Чапаев, Коммунальная урамнарында 26.08.2023 конне 8:00 сәгатьтән, төзекләндерү эшләре беткәнче, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.

 


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

24 нче август көнне "Ямьле Саба" яр буенда Саба район китапханәсе оештырган  "Җәйге китапханә 2023" проекты катнашучыларын тәбрикләү тантанасы узды.
Чарада Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаиль улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы  Гөлсинә Галимуллина, 
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Илмира Гыймаева катнашты. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз, татар телендә  чыга торган "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары һәм "Салаваtik" лар төркеме булды. 
Чарада "Иҗади остаханә", "Китап кыстыргыч ясау " мастер-класслары оештырылды. 
Җәй буе "Вконтакте" челтәрендә бирелгән биремнәрне үтәп, дәфтәрләренә язып барган китап укучыларына рәхмәт хаты һәм матур истәлекле  китаплар тапшырылды.
Шулай ук чарада «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проектында катнашкан, Саба районы җиңүчеләре бүләкләнде. 
Чара "Салаваtik"лар төркеме концерты белән дәвам итте.

Тэги: мәдәният бүлеге

16 август көнне Саба урта гомумбелем бирү мәктәбендә август киңәшмәсе кысаларында районыбызның мәктәп китапханәчеләре секциясе утырышы булып узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында “Җәйге билгеләр” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. 

 

Пенсионерлар белән очрашу


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International