Пенсионерлар белән очрашу

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Саба районында клиент хезмәте урынбасары Фәридә Якупова «Балкыш»тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән очрашты.

Очрашулар тыңлаучыларны социаль фондның электрон сервислары белән таныштыруга һәм 2023 елның 01 гыйнварыннан пенсияне автомат рәвештә, гаризасыз билгеләү һәм айлык акчалата түләүләр алу буенча булган үзгәрешләргә багышланды. Гражданнарны инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе белән таныштырды, шулай ук аларны социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту һәм аны яңадан торгызу турында гариза рәсмиләштерү мәсьәләләре кызыксындырды. Пенсионерларны пенсия билгеләү шартлары, база һәм иминият өлеше, инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме мәсьәләләре кызыксындырды. Бу сорауларга пенсионерлар да җавап алды. Очрашуда катнашучыларның барысы да бирелгән мәгълүмат өчен рәхмәтле

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International