ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Байлар Сабасы бистәсендэге Габдулла Тукай урамында МДФ программасы нигезендә су үткәрү торбасын алыштыру буенча эшләр бара, эшне "Районара юл-төзелеш идарәсе -1" ҖЧҖ подрядчысы башкара. 

Тэги: ОКС

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала

 

Лесхоз өлкәннәр  һәм инвалидлар өчен  интернат-йорты территориясендә күп төрле чәчәкләр үсә. Социаль хезмәтләр алучылар аларны бик яратып карыйлар һәм чәчәк атуларын күзәтәләр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Пүкәл авылында подрядчы"Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ 20/80 программасы буенча йорт төзү эшен дәвам итә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ОКС

Шәмәрдән авылында Родниковая урамында "Слободский Универсалстрой" ҖЧҖ подрядчысы 20/80 программасы буенча йортның эчке эшләрен дәвам итә.

Тэги: ОКС

Шәмәрдән авылында  "Саба РСУ" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.

Тэги: ОКС

Тимершык авылында бердәмлеге, җыр-моңга осталыгы, хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан Хантимер бабай нәселе турында күбегез ишетеп белә. Чөнки алар май аенда Г.Камал исемендәге театрда үткәрелгән “Тарихта без эзлебез” дип аталган республика күләмендә, 5нче мәртәбә үткәрелүче бәйгедә, җиңү яулаган иде. Җиңү шатлыгы аларны тагын да күләмле эшләргә рухландырган. Хантимер бабайның төп нигезе каршындагы чишмәне яңадан казып чыгарып, тирә-юнен тәртипләп, чистартып, матурлап куйганнар. Чишмәне төзекләндерүгә иң зур өлеш керткән Миннерасыйх Алтынбаев белән Илнур Нәҗипов чишмә ачылышы тантанасына килүчеләрне судан авыз иттерделәр. Тимершык мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” фольклор коллективы милли киемнәрдән, чиләк-көянтәләр белән су алырга килеп, үзләре яшь вакытта уйнап үскән “Наза”, “Бишле”, “Түгәрәк” уеннарын уйнатып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Катнашучылар арасында бу чишмә белән бәйле истәлекләрен яңартучылар байтак булды ул көнне. Чөнки Ак Чишмә урамы озын, анда туып-үсеп, хәзер төрле якларга таралсалар да, туган авылын, шушы чишмәне, урамдашларын күрергә дип җыелышты алар чишмә янына. Бәйрәмне алып баручы Альбина Хантимирова  беркемне дә читтә калдырмады, барысы да үз фикерләрен җиткерде, рәхәтләнеп җырлады, биеде, аралашты. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Хантимернекеләр гел шулай бердәм булсын, ә чишмә үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы күпер ролен үтәп, гел агып торсын дигән теләктә калабыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында кисәтү

2023 елның 25 августыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

Консультация - 2023 елның 25 августында 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорология күренешенең интенсивлыгы турында кисәтү.

2023 елның 25 августында көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Еш кына вакыйгалар, көндәлек ыгы-зыгылар артында без борынгы милли гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне онытабыз. Шундый якты, үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – «Самовар бәйрәме». Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Самавыр бәйрәме»н үткәрделәр.Бәйрәмне алып баручылар кунакларга самавыр белән бәйле чәй эчү йолалары турында сөйләде. Күп халыклар өчен самавыр өй савытлары гына түгел, ә зуррак нәрсә иде. Бу гаилә учагы һәм уңайлылык, дуслык, аралашу һәм кунакчыллык символы. Ялтырап торган самавыр теләсә кайсы йортта хөрмәтле урын алып тора. Самавыр артында күп бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Бер-беребез белән иҗади энергия уртаклашырга, кунакларны сөендерергә һәм җылы гына аралашырга үзебезнең самавырга мөмкин кадәр күбрәк кунакларны чакырырга булдык, .

Самавырлар күргәзмәсе дә беркемне битараф калдырмады. Бәйрәм дәвамында җырлар һәм такмаклар, халык биюләре һәм уеннары яңгырады. Аннары барысы да бәйрәм өстәле артына җыелдылар, анда пар самавыры үз чиратын көтте, ә чәк-чәк, беленнәр һәм пироглар тәмле өстәмә булды. Бәйрәмдә теләгән һәркем чын самавырларда кайнатылган тәмле хуш исле чәйдән авыз итә алды. Күңелле җырлар һәм биюләр бәйрәмне башыннан ахырына кадәр озата барды.

Бәйрәм программасы тиз, җылы һәм шатлыклы үтте. Халык иҗаты - ул байлык, аны күп буыннар бөртекләп җыя. Бу байлык халыкларны берләштерә.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International