Тимершык авылында яңартылган Хантимер чишмәсен ачу тантанасы булды

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Тимершык авылында бердәмлеге, җыр-моңга осталыгы, хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан Хантимер бабай нәселе турында күбегез ишетеп белә. Чөнки алар май аенда Г.Камал исемендәге театрда үткәрелгән “Тарихта без эзлебез” дип аталган республика күләмендә, 5нче мәртәбә үткәрелүче бәйгедә, җиңү яулаган иде. Җиңү шатлыгы аларны тагын да күләмле эшләргә рухландырган. Хантимер бабайның төп нигезе каршындагы чишмәне яңадан казып чыгарып, тирә-юнен тәртипләп, чистартып, матурлап куйганнар. Чишмәне төзекләндерүгә иң зур өлеш керткән Миннерасыйх Алтынбаев белән Илнур Нәҗипов чишмә ачылышы тантанасына килүчеләрне судан авыз иттерделәр. Тимершык мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” фольклор коллективы милли киемнәрдән, чиләк-көянтәләр белән су алырга килеп, үзләре яшь вакытта уйнап үскән “Наза”, “Бишле”, “Түгәрәк” уеннарын уйнатып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Катнашучылар арасында бу чишмә белән бәйле истәлекләрен яңартучылар байтак булды ул көнне. Чөнки Ак Чишмә урамы озын, анда туып-үсеп, хәзер төрле якларга таралсалар да, туган авылын, шушы чишмәне, урамдашларын күрергә дип җыелышты алар чишмә янына. Бәйрәмне алып баручы Альбина Хантимирова  беркемне дә читтә калдырмады, барысы да үз фикерләрен җиткерде, рәхәтләнеп җырлады, биеде, аралашты. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Хантимернекеләр гел шулай бердәм булсын, ә чишмә үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы күпер ролен үтәп, гел агып торсын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International