16 август көнне Саба урта гомумбелем бирү мәктәбендә август киңәшмәсе кысаларында районыбызның мәктәп китапханәчеләре секциясе утырышы булып узды. Әлеге утырыш " Укучыларның уку грамоталылыгын ФГОС шартларында формалаштыруда мәктәп китапханәләренең инновацион эшчәнлеге" дип аталган темага багышланды. Чара мәктәп буенча экскурсия белән башланып китте. Экскурсиядән сон кунаклар уку залына юнәлде. Чараның төп өлешен иң элек Шамсевалиева Айгөл Маратовна – район мәгариф бүлеге методисты ачып жибәрде, алга таба китапханәчеләр чыгыш ясады. Китапханә эшчәнлегенә багышланган төп процесслар, яңа методлар, уку тизлеген арттыру - шулар хакында дискуссияләр алып барылды. Ахырдан Саба урта гомумбелем бирү мәктәбе китапханәчесе Ахтямзянова Г.Ф. буләккә алып килгән китапларны сөенеп кабул итте.