2023 елның 15 сентябрендә "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында ТР Волейбол Федерациясе Президентының юбилей Х Кубогының финал уеннары узды.
15 сентябрь көнне Саба районында яңа яшь гаилә – Фәридә һәм Алмаз Гатауллиннар гаиләсе туды.
14 сентябрь көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге “Гаилә белеме” курсы буенча, Саба гимназиясенең 10нчы сыйныф укучыларын каршы алды.
Бүген "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында учреждение директоры Гүзәл Закирова, ОСОД мөдире Алсу Степанова, полиция башлыгы урынбасары Ногманов Серенат, "БДД" ДБУнең Саба районындагы бүлекчәсе белгече Гүзәл Ягъфәрова катнашында социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең чираттагы җыелышы узды.
14 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы, шулай ук Шәмәрдән филиалы укытучысы Иванова Мәдинә Илдус кызы яңа уку елы алдыннан ата-аналар җыелышы үткәрделәр. Анда укучыларның белем бирү программасын үзләштердә иң мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук уку процессы буенча актуаль мәсьәләләр дә сөйләшенде. Ата-аналарга укучыларга ярдәм итүнең мөһимлеге, балаларның уку дәверендә очраткан каршылыклары һәм аларны хәл итү ысуллары турында әйтелде.
Бүген Саба гимназиясендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов «Саба муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше һәм киләчәк перспективалары» темасына мәгърифәтчелек дәресе үткәрде.
14 нче сентябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Васильева Э.Р. җитәкчелегендә «Урманчылар көне» темасына шөгыль үткәрелде.
Районыбызда “Мөмкинлекләр дөньясы”проекты дәвам итә.
Бүген, 15 нче сентябрь көнне, “Яшьлек” яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты ярдәмендә, “Мөмкинлекләр дөньясы”проектының чираттагы чарасын тормышка ашырды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Рост» Шәмәрдән лицеенда "Юнармия" слеты узды, анда Саба муниципаль районының яшь армиячеләре җыелды.
Саба муниципаль районының «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар