Сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Президентының юбилей Х Кубогының финал уеннары.

2023 елның 16 сентябре, шимбә

2023 елның 15 сентябрендә "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында ТР Волейбол Федерациясе Президентының юбилей Х Кубогының финал уеннары узды.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы тренерларны, танылган ветераннарны һәм Саба районының волейбол активын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук ул «Зенит» волейбол клубы уенчыларының автографлары белән сувенир тупны Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улына, ә Саба районы спорт мәктәбенә волейбол туплары һәм сетка тапшырды.

2023 елда Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең X юбилей Кубогы финалында 8 команда катнашты.

Ярышларның иң яхшы уенчылары:

Авыл командалары арасында:

Фазылов Илдар Мамадыш районы командасы;

Нәҗметдинов Илвир Сарман районы командасы;

Бәширов Нияз Саба районы командасы;

MVP Саба районы командасы Гыйльметдинов Рашат булды.

Сәнәгать предприятиеләре арасында:

Шигапов Айра Татэнерго командасы;

Кораблев Илья Газпром трансгаз командасы Казан;

Ершов Павел Казань-Восток-сервис;;

MVP булып Каюмов Адель Казань-Восток-сервис командасы танылды.

Уеннар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә : Авыл муниципаль районнары арасында Саба районы командасы җиңүче булды. Сарман районы командасы икенче урынга чыкты. Өченче урын Мамадыш районы волейболчыларына эләкте. Сәнәгать предприятиеләре арасында Казань-Восток-сервис командасы җиңүче булды, икенче урында - Газпром трансгаз Казан командасы , өченче урыны Татэнерго Яр Чаллы командасы яулады. Командаларга медальләр, дипломнар һәм волейбол инвентаре алу өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук махсус призлар белән иң яхшы уенчылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International