16 сентябрьдә Россиядә «Бөтенроссия йөгерү көне» билгеләп үтелде. Бу көнгә «Милләт кроссы - 2023» Бөтенроссия спорт чарасы багышланган иде. Татарстан Республикасында бу көнне «Татарстан кроссы - 2023» региональ спорт чарасы (алга таба - Кросс) узды.
“Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУ һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе коллективлары да әлеге спорт чарасында катнаштылар.
Безнең дә җиңүчеләребез бар! Шәмәрдән участок хастаханәсе санитарка, Мозаффарова Руфинә Шәрифулла кызы, Шемордан авылында узган Кросста “Хатын-кызлар 50 +” категориясендә 2 нче урынны алды.
Шул ук көнне Удмурт республикасында (с.Сюмси) юлсызлык буенча зур мотокросс - "Бабьинский бурелом" узды. Әлеге катлаулы трассада өченче урынны алган җиңүчебез Рәхимов Юлдаш - Шәмәрдән участок хастаханәсенең лаборанты!
Чемпионнарыбызны котлыйбыз!
«Саба йөзү бассейны физкультура сәламәтләндерү комплексы» коллективы ял көннәрендә күрше республикадагы Йошкар-Ола шәһәренә барып кайттык. "Йошкин кот" музеенда булып марый сырлары бн таныштык, мастер-класс карап, сырны узебез ясарга өйрәндек, төрле төрдәге, ничә көн-еллар сакланган сырлардан авыз иттек. Аннары Кремль мәйданына юл тоттык. Марий Эльның элекке башлыгы Леонид Маркелов Европа буйлап сәяхәт итергә яраткан. Шуңа шәһәрне бераз европалаштырырга булган. 2007елда фламанд стилендә яр (набережный) төзелә башлый. Аңа Брюгге дигән исем бирелә. Яңа төзелгән йортлар булсалар да, алар Бельгиядә сыман күренә. Ярда Спас манарасының күчермәсе бар. Мәйданда соборлар бик куп.
17 сентябрьдә САБА - Аренада бадминтон буенча традицион "Саба якшәмбе турниры" узды.
Саба, Балык Бистәсе (тр. Смолин А.В.) районнары һәм Казан шәһәре (тр. Бикмуллина В.З.) ялгыз һәм парлы разрядларда ярыштылар.
Ялгыз разряд :
А+Төркеме
1 урын Тюклеев Александр (Каз.)
2 урын Мәүлетов Булат (Саб.)
3 урын-Вәлиев Илнур (каза.)
А Төркеме
1 урын Багманова Камилла (Саб.)
2 урын - Рәхимов Әдел(Саб )
3 урын-Идрисов Нияз (Саб.)
В Төркеме
1 урын Усманова Виктория (Каз.)
2 урын-Әхмәтшина Камилә (Саб.)
3 урын Булатова Азиза (Каз.)
С Төркеме
1 урын Алексеев Данил (Балык.- Бис.)
2 урын Шахмаева Самира (Каз.)
3 урын Мукменова Алика (Кзн.)
Барлык призерлар грамоталар алды, ә турнирда катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.
Шулай ук парлы турнирда катнашучыларның барысы да татлы призлар белән бүләкләнде, алар өчен ПМК ҖЧҖнең яраткан спонсоры Маковеев Константинга зур рәхмәт.
🍫🍬🍭🍡🍫
17 сентябрьдә УСК Саба-Аренада чираттагы «Якшәмбе лигасы» узды,ул 23 команданы берләштерде.
Җиңүчеләр һәм призерлар :
🏓Югары Лига:
1 урын-Исмаилова Динара
2 урын - Шигапова Камилла
3 урын - Ибраһимов Морат
1 нче лига:
1 урын - «Баттерфляй» Вәлиуллин А./Нуруллина С.
2 урын - «Тибхар» Хәбибрахманова З./Вәлиуллина Р.
3 урын - "Динә" Батыршина Д./Әхмәтҗанов Д.
2 нче лига:
1 урын -«Гимназия» Гайнуллина З./Кашапова З.
2 урын - "Баттерфляй" Сафина И./Әхмәтҗанова А.
3 урын - «Зумба» Зарипова Л./Чумакова М.
Шәмәрдән балалар китапханәсе «Эрудит» клубы әгъзалары өчен “Минем һөнәрем - китапханәче” һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрде. Балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. үзенең яраткан һөнәрен тәкъдим итте, китапханәче эшенең өстенлекләре һәм кызыклы мизгелләре турында сөйләде. Бу һөнәр искиткеч, ул иҗади, энергияле, талантлы кешеләр өчен зур мөмкинлекләр бирә. Балалар заманча китапханәче китап саклаучы гына түгел, ә укытучы, артист, маркетолог, психолог һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгеч дигән кызыклы әңгәмә тыңладылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2023 елның 16 сентябре 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр
метеорология күренешләренең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 16 сентябрендә якындагы сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм16 м/с кадәр көчле җил көтелә.
2023 елның 16 сентябре 21.00 сәгатьтән 17 сентябрь 09.00 сәгатькә кадәр
метеорология күренешләренең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 17 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.
15 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Алиш әкиятләре буенча» дигән әдәби сәгать үткәрде