«Алиш әкиятләре буенча» дигән әдәби сәгать

2023 елның 16 сентябре, шимбә

  15 сентябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе  «Алиш әкиятләре буенча» дигән әдәби сәгать үткәрде.  Абдулла Алиш, танылган татар балалар язучысы, 1908 елның 15 сентябрендә Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе үз заманы өчен җитәрлек белемле кеше булган, газета һәм журналлар яздырган,  татар һәм Көнчыгыш әдәбиятын яхшы белгән, шулай ук Тукайның иҗатын яттан сөйләгән, әкиятләр язарга һәм сөйләргә яраткан.

     Татар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби сәгатьтә балалар өчен "Куян кызы","Бикбатыр белән Биккуркак", "Песиләр һәм күселәр" исемле әкиятләре укылды. Шулай ук балаларны язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International