ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  Әхмәт хәзрәт белән дини тәрбия дәресләре кысаларында очрашу уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Бу ял көннәрендә Олы Кибәче авыл зиратында өмә оештырылды. Иске, корган черегән агачлар һәм куаклар киселде. Зират биләмәсе киселгән чыбык-чабыктан, ботаклардан чистартылды. Өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Лесхоз бистәсендә картинг буенча 28 нче беренчелек һәм Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

17 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Педагог һәм остаз елына багышланган зур концерт булды. Концертта татар эстрадасының күренекле артистлары Алмаз Мирзаянов, Зөлфирә Шәйдуллина, Илсөя Бәдретдинова, Динә Закирова чыгыш ясадылар. Шулай ук Әлфия Поташова, Алмаз Зәкиев, Кашаповлар, Мөхәммәтхановлар гаиләләре дә тамашачыларга үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Килгән артистларны һәм тамашачыларны кайнар мич коймагы һәм чәй белән каршы алдылар. Болар барсы да безнең якташыбыз, шәхси эшмәкәр Шәфиков Рифкат Зыятдин улыннан бүләк булды. Шундый күңелле бәйрәм оештырганы өчен Рифкат абыйга һәм аның гаиләсенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Абдулла Алишның туган көне уңаеннан  Олы Нырты  авыл китапханәсендә яраткан язучыбызга багышланган «Алишның яраткан китаплары битләре буенча» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Чәбия Чүрчи авыл клубында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына  "Көзге пироглар бәйрәме" фольклор кичәсе уздырылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

16 сентябрьдә МББУ «Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең» спорт залында бадминтон буенча тренер Бакирова Ильзия Илфат кызы тәрбияләнүчеләре контроль - тәрҗемә нормативларын тапшырдылар. Контроль-күчерү нормативларын тапшыруда 13 катнашучы катнашты. Барысы да контроль күчерү нормативларын тапшыруны уңышлы башкардылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

16 сентябрьдә Мишә авыл җирлегендә «Кросс – Татарстан 2023»массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 100 гә якын кеше катнашты. Алар-Мишә авыл җирлеге оешмалары, укучылар,  «Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында һәм «Кояшкай» Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. «Татарстан кроссы — 2023» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балаларның һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

16 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы" дигән бөтендөнья йөгерү көненә багышланган йөгерү ярышлары булып узды. Йөгерүдә Олы Кибәче балалар бакчасы балалары, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Ярыш нәтиҗәсендә бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 3нче урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International