«Саба йөзү бассейны физкультура сәламәтләндерү комплексы» коллективы ял көннәрендә күрше республикадагы Йошкар-Ола шәһәренә барып кайттык. "Йошкин кот" музеенда булып марый сырлары бн таныштык, мастер-класс карап, сырны узебез ясарга өйрәндек, төрле төрдәге, ничә көн-еллар сакланган сырлардан авыз иттек. Аннары Кремль мәйданына юл тоттык. Марий Эльның элекке башлыгы Леонид Маркелов Европа буйлап сәяхәт итергә яраткан. Шуңа шәһәрне бераз европалаштырырга булган. 2007елда фламанд стилендә яр (набережный) төзелә башлый. Аңа Брюгге дигән исем бирелә. Яңа төзелгән йортлар булсалар да, алар Бельгиядә сыман күренә. Ярда Спас манарасының күчермәсе бар. Мәйданда соборлар бик куп.
Библия сюжетын сүрәтләгән, Тәңре Иерусалимның чыгу динамик скульптур композицияле, 12 апостол сәгатен күрдек. Архитектур комплексының 3 нче этаж балконында, сәгать 9.00дан 21.00га кадәр, hәр 3 сәгать саен, манара сәгатендә чиркәүнең мөнәҗәте, кынгырау чыңы астында сул як капкалар ачыла hәм ишәккә утырган Иисус Христос килеп чыга. Шулай ук үзәк манараның сәнгатьле күргәзмәсендә, иконаны коткаручы ишәк күренеше белән сирәк очраучы сәгатьне курдек.
Йошкин кот Йошкар-Ола шәһәренең символы hәм саклаучысы. Аның исеме танылган "Ешкин кот" гыйбарәсеннән барлыкка килгән. Йошкин котка hәйкәл 2011 елда ясала, шул вакыттан башлап песи шәһәрнең "визит карта"сына әйләнә. Йошкин котка кагылсаң, уңыш китерә, дигән ышану барлыкка килә. Әгәр колагына үзеңнең теләгеңне әйтеп, борынын сыпырып, тәпиләрен тотсан, теләкләрең чынга аша. Без барыбыз да ышанып шәһәр символы бн фотога тоштек.
Шушы мавыктыргыч, кызыклы экскурсиядән соң хәләл кафеда тәмле ризыклар белән сыйландык. Бөтен коллектив шәһәрнең матурлыгына сокланып, эшләргә көч-дәрт туплап, куңелле тойгылар белән кайтты. Мондый сәяхәтләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.