Иске Яңа ел-ул чыннан да матур һәм уникаль бәйрәм, ул кешеләрне берләштерә һәм тылсым атмосферасын китерә. Быел, 11 гыйнварда, Татар Икшермәсе авыл клубында әлеге вакыйгага багышланган искиткеч бәйрәм чарасы узды. Кунаклар шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудырган төрле күңелле уеннардан ләззәт алдылар. Бәйрәмдә катнашып кына калмыйча, җырлары белән барысын да сөендергән танылган блогер Равил Закиров кичәнең үзенчәлекле бизәге булды. Аның чыгышы бу кичне үзенә бертөрле шарм һәм хис-кичерешләр өстәде. Мондый чара халыкка бергә җыелып аралашу һәм иске яңа елны дуслары һәм якыннары белән бәйрәм итү өчен менә дигән мөмкинлек булды.