Саба ГХАТ бүлегендә милли туй

2023 елның 16 сентябре, шимбә

15 сентябрь көнне Саба районында яңа яшь гаилә – Фәридә һәм Алмаз Гатауллиннар гаиләсе туды. 

    2023 ел республикада милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният бүлеге белән берлектә "Нәүрүз" иҗат коллективы яшьләрне милли чыгыш белән каршы алды, изге теләкләр җиткерде, яңа пешкән түгәрәк ипи ашату гадәтен дә яңарттылар. Яшьләргә бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International