Марат Баһманов мәгърифәтчелек дәресе үткәрде

2023 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Саба гимназиясендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов «Саба муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше һәм киләчәк перспективалары» темасына мәгърифәтчелек дәресе үткәрде.

Чара барышында укучыларга районның социаль-икътисадый юнәлештәге казанышлары турында әйтелде, районыбызны төзекләндерү, халык саны һәм муниципаль районның киләчәк үсеш перспективалары белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International