ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Остеопороз-сөяк тукымасының тыгызлыгы кимү, сөякнең нечкәлеге һәм зәгыйфьлеге белән бәйле авыру.  Аз авыр күтәрү дә  сыну куркынычын арттыра.

Остеопороз яхшы өйрәнелгән һәм киң таралган авыру булуга карамастан, халык арасында аның турында күп мифлар бар.

Тэги: хастаханә

15 октябрьдә безнең илдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ял кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Һәр ел саен Тимершык урта мәктәбендә кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен көзге бал үткәрелә. Быел да искәрмә булмады. 8-11 сыйныф укучылары өчен көзге бал 14 октябрьдә Тимершык мәдәният йортында узды. Залга кергәндә шунда ук бәйрәм, могҗиза, көз көтү атмосферасына чумарга мөмкин иде. Бу матур һәм истә калырлык чара — барлык укучылар өчен иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлегенә кушылу, дуслар арасында ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек. Программага  конкурслар, уеннар, табышмаклар, көзге җырлар, биюләр кертелгән иде. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

 


 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлегендә 7 га нарат агачы утыртылды. Эшне Саба урман хуҗалыгы башкарды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба районы буенча ГТО сынау үзәгенә ГТО тест үткәрү үзәге җитәкчесе вазифасына хезмәткәр кирәк. Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча Саба районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә яисә 84362 (2-45-89) телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

2023 елның 17 октябрендә Арча район мәдәният йортында "Санлаштыруны кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" зона семинар-киңәшмәсе узды. 

Тэги: УСХИП

Россиядә 15 октябрьдә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне бик яшь бәйрәм. Аңа өч яшь кенә. Бүгенге бәйрәмнең үз үзенчәлеге бар: ул һәр җирдә балаларны, гаиләләрне яклауга, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм Ватанны саклауга багышлана. Традиция буенча һәр җирдә төрле спорт һәм уен чаралары бара. Аларның ачык юнәлеше бар-әтиләр балаларга җитезлек, чыдамлык һәм куркынычсызлык өйрәтәләр. Менә Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә, 17 октябрьдә,   әтиләр өчен бәйрәм оештырдылар, Анда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре музыка белән катнаштылар. Әтиләр, әниләр һәм балалары спорт ярышларында катнаштылар, шулай ук үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Географик объектларның исемнәре реестрына ярашлы, Татарстан территориясендә 4 639 шундый объект урнашкан, шуларның 3 меңнән артыгы - торак пунктларның исемнәре.

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Лесхоз бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы өлкән буын вәкилләре өчен мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты төрле ысуллар белән картиналар ясау булды. Музей хезмәткәрләре, чарада катнашучы һәр кешенең мөмкинлекләрен исәпкә алып, эшне башкардылар. Чарада катнашучылар бик теләп чәчәк композицияләре төзеделәр, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Дәүләт комитетының рәсми аккаунтларына Telegram һәм социаль челтәрләрдә язылырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International