Югары Симет авылында Әтиләр көне

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

15 октябрьдә безнең илдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ял кичәсе үткәрделәр. Анда безнең авылның иң яхшы әтиләре балалар белән бергә катнашты. Бу көнне Әтиләр балачакның тылсымлы дөньясына тулысынча чума алдылар. Алар барлык конкурс сынауларын уңышлы үттеләр –викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр яздылар, машиналар йөрттеләр, шарлар өрделәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне татып карадылар. Бәйрәм чарасының икенче өлешендә әтиләр һәм балалар арасында «Күңелле стартлар» узды. "Күңелле стартлар" программасы бай иде. Балалар һәм әтиләр тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International