Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбендә Әтиләр көне

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Россиядә 15 октябрьдә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне бик яшь бәйрәм. Аңа өч яшь кенә. Бүгенге бәйрәмнең үз үзенчәлеге бар: ул һәр җирдә балаларны, гаиләләрне яклауга, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм Ватанны саклауга багышлана. Традиция буенча һәр җирдә төрле спорт һәм уен чаралары бара. Аларның ачык юнәлеше бар-әтиләр балаларга җитезлек, чыдамлык һәм куркынычсызлык өйрәтәләр. Менә Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә, 17 октябрьдә,   әтиләр өчен бәйрәм оештырдылар, Анда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре музыка белән катнаштылар. Әтиләр, әниләр һәм балалары спорт ярышларында катнаштылар, шулай ук үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International