"Санлаштыруны кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" зона семинар-киңәшмәсе

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

2023 елның 17 октябрендә Арча район мәдәният йортында "Санлаштыруны кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" зона семинар-киңәшмәсе узды.  Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Безнең районнан ТР Саба муниципаль районында УСХиП башлыгы Гафур Хәсәншин, районның баш ветеринария табибы Зөлфәт Ганиев, УСХиПның терлекчелек буенча белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты. Семинарның пленар өлешендә министр урынбасары Гелюс Баязитов 2023 елның 9 аенда терлекчелек эшенә йомгак ясады һәм кышкы-абзар чорына алда торган бурычларны билгеләде. Доклад барышында министр урынбасары Саба муниципаль районының терлекчелек буенча күрсәткечләрен югары бәяләде.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International