ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Хезмәткә чакырабыз

30 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Шифалы шигырьләр остасы “ дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар белән Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, ижаты белән танышып ,крассворд сорауларына жаваплар эзләнде,шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Соңыннан балалар өстәл уеннарында актив катнашты. 

28 октябрьдә Иске Икшермә мәдәният йортында " Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә" исемле фестиваль узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Көзге каникул вакытында "Х. һәм А.Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  педагогик коллективы традицион рәвештә укучылар өчен иҗади сәләтне үстерү,  матурлыкны күрә белү, балаларда  туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә интеллектуаль чаралар үткәрә.  30.10. 2023 конне хореография сыйныфы укытучысы Мөбарәкҗанова А.З. һәм рәсем сәнгате укытучысы Газизова Г.Р. сәнгать мәктәбендә ике бүлектә параллель рәвештә укучы укучылар белән "Татар милли костюм һәм аның бизәге" темасына әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты - татар милли костюмы һәм бизәкләренең барлыкка килү тарихын өйрәтү, мәгънәсен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28 октябрь көнне Сатыш авылында беренче тапкыр мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл клубының "Сәрбиназ" фольклор ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Иске Икшермә мәдәният йортында "Милләт яме - йола-бәйрәмнәрдә" фестиваль -конкурсында "Кич утыру" күренеше белән чыгыш ясадылар. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

30
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

14 октябрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л. Д. Мөхәммәтҗанова "Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!" конкурсында катнаштылар. Конкурста «Таш суы чыгару, мич агарту» буенча традицион татар йоласы күрсәтелде. Тамаша тамашачыларны татар мәдәнияте һәм борынгы заманнарда мичне карау ысулларын белү атмосферасына чумдырды, алар буыннан-буынга тапшырылды. Чарада мичне агарту процессы турында ачык белү мөмкинлеге булды, ул традицион ысулларны һәм бу гадәтнең заманча алымнарын берләштерде. Катнашучылар бу йоланың борынгы серләре һәм өйдә җылылык һәм уңайлыклар тудыру өчен мичне карау мөһимлеге белән җентекләп уртаклаштылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

19 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр, скетч белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

29 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Комсомол оешуга 105 ел тулу уңаеннан "Хәтеремдә әле минем дә..." кичәсе булып үтте. Кичә барышында катнашучылар комсомол сафларында булган вакытларын искә алдылар, шул чор вакыйгалары белән уртаклаштылар, хәтирәләрен яңарттылар.

Милли традицияләребезне саклап калу, онытылган йола, гореф-гадәтләрне яңадан торгызу һәм яшь буынга җиткерү максатыннан, Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан, районыбыз башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Саба муниципаль районы оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә!" фестиваль-конкурсын игълан итте. 28нче октябрь көнне Икшермә мәдәният йортында  дүртенче зона этабы булып узды, Явлаштау авыл җирлеге «Каз өмәсе» йоласын күрсәтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International