Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге гражданнарны эчке эшләр органнарында хезмәт үтү өчен кече җитәкчелек составы вазыйфаларында (полицейский һәм хезмәт күрсәтү төркеме (тикшерү-оператив төркем) дежур часте, шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторы) полиция хезмәткәрләрен чакыра.
Урта җитәкчелек составы вазыйфаларында - полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек участок уполномоченные, тикшерү төркеме тикшерүчесе.
Мәгълүмат технологияләре, элемтә һәм мәгълүматны яклау юнәлешенең инженеры (ирекле яллы хезмәткәр).
Безнең адрес: ТР, Саба районы, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы , Мәктәп урамы, 62, белешмәләр өчен телефон:89393965867