Сатыш авылында мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

28 октябрь көнне Сатыш авылында беренче тапкыр мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булды. Бәйрәм чарасына район җитәкчеләре, мәктәпнең элекке һәм хәзерге укытучылары, укучылары килде. Килгән кунаклар берничә төркемгә бүленеп, Сатыш мәктәбе, мәдрәсә буйлап сәяхәт ясалды. Икенче өлештә Сатыш мәдәният йотында бәйрәм тантанасы булды. Районның Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Сатыш мәктәбен 1973 елда тәмамлаган Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин изге теләкләрен җиткерде һәм олы юбилей белән тәбрикләде. Әлеге чараны оештырган өчен мәктәп хезмәткәрләренә һәм спонсорларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International