Милли традицияләребезне саклап калу, онытылган йола, гореф-гадәтләрне яңадан торгызу һәм яшь буынга җиткерү максатыннан, Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан, районыбыз башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Саба муниципаль районы оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә!" фестиваль-конкурсын игълан итте. 28нче октябрь көнне Икшермә мәдәният йортында дүртенче зона этабы булып узды, Явлаштау авыл җирлеге «Каз өмәсе» йоласын күрсәтте.