«Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен хәйрия концерты үткәрелде.

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

19 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр, скетч белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International