ШЭ Әхмәтшина В.В. сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел №2463 карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар оештырды һәм үткәрде», коррупциягә каршы юнәлешле, финанс грамоталылыгы турында мәгълүмат һәм таратырга материал бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан үткәрелде һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында гамәлгә ашырыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелде, товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемасына, товарлар ассортиментын киңәйтүгә игътибар бирелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.
Социаль фонд 2022 елдан алып бүгенгәчә инвалидлык буенча 14 меңнән артык пенсияне гариза кабул итмичә билгеләгән
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова 29нчы октябрьдә Казан шәһәрендә үткәрелгән Сумо көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә юниорлар арасында 80 кг авырлыкта беренче урынны алды.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән чараларга аерым игътибар бирәләр. Бүген алар икебана ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста балалар икебана тарихы, композицияләр ясау техникасы, материал белән эшләү ысулы белән таныштылар һәм үз икебаналарын ясый алдылар.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Сертотмас үрдәк"театраль тамашасын сәхнәләштерделәр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары сөйкемле йорт хайваннары, үзләрен һәм дусларын куркыныч астына куймас өчен, серләрне сакларга өйрәтә.Төсле декорацияләр фонында сәхнәгә бер-бер артлы барлык таныш һәм яраткан геройлар чыкты, алар балаларны театрның тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр. Балаларга чыгыш бик ошады, артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Балаларга юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.
Курсабаш авыл җирлеге торак пунктларында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары уза.
Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара 4 станцияне үз эченә алган күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.
Курсабаш авыл җирлегеннән мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Иске Икшермә мәдәният йортында, "Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә!" фестиваль -конкурсында "Бәби ашы" күренеше белән чыгыш ясадылар.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресында "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.