«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләренең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуы.

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Балаларга юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.

31 нче октябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Саба бүлекчәсе өлкән инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы, ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Нуриев Фәнзил Фидәил улы  белән очраштылар.

Очрашу барышында инспектор тәрбияләнүчеләргә юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, автотранспорт өчен балалар тоткарлау җайланмалары һәм аларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Очрашу ахырында ул балаларга юлда сак булырга теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International