Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбендә Байлар Сабасы «Гимназия»се һәм Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булдылар. Алар мәктәп белән танышты, анда нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләрен белә алдылар, шулай ук безнең бадминтончылар, фехтовальщиклар, шахматчылар һәм теннисчылар нинди шартларда күнегүләр узуын карый алдылар.
Экскурсияне мәктәп укучылары тренажер залыннан башладылар. Үзләренә спорт снарядларын һәм тренажерларын сынап карарга рөхсәт иткәч, балаларның күзләре нинди шатлык белән балкып торганын әйтеп бетереп булмый. Өстәл теннисы залында тренировка узды. Спортчылар һәм тренер Исмаилов Фәрход Усман улы балаларыбызга өстәл теннисы уйнарга мөмкинлек бирде. Балалар мәктәпнең иң яхшы спортчыларының фотолары белән кубокларын зур кызыксыну белән карадылар. Аннары егетләр, кызлар фехтование буенча тренировканы күзәтә алдылар. Тренер Бобылев Николай Владиславович спорт мәктәбендә фехтование буенча дәресләрнең ничек узуы турында сөйләде. Экскурсия балаларга ошады һәм бик белемле һәм кызыклы булды!
31 октябрь көнне Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Компьютердан аерылып тор, китап укы" дигән исем астында әңгәмә үткәрелде . Әңгәмәнең максаты - балаларны китап укуга тарту, китапханәгә карата уңай караш тәрбияләү,балаларны үз гаджетларыннан һәм компьютерларыннан вакытлыча булса да аерып тору. Китапханәченең һәм балаларның бөтен әңгәмәсе, нигездә, балаларның буш вакытларда басма китаплар, газета-журналлар уку файдалы икәнлеген искә төшерүгә юнәлтелгән иде. Шулай ук алар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр . Әңгәмә ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шуннан соң барысы да интернет-бәйле кеше булмас өчен, вакыт-вакыт компьютерлардан, телефоннардан һәм планшетлардан ял итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Чөнки тере аралашу, китап белән танышулар булган чын тормыш виртуаль тормыштан бер дә ким түгел.
1нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, Саба гимназиясенең 6 “Б”, “В” укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Туган телем-татар теле”, “Күп милләтле Татарстаным”, “Милли ашлар”, “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан” торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында шәм ясау мастер-классы үткәрелде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада Саба гимназиясе укучылары катнашты. Алар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 1 ноябре 18.00 сәгатьтән 2 ноябрь 10.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 1 ноябре кичендә, 2 ноябре төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
31 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән бергә «Алтын сукмак буйлап көз атлый» конкурс-уен программасын уздырдылар. Мөдирләр балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошларның һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр. Көзнең билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгьлүматләр белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар күңелле һәм кызыклы викторинада катнаштылар, көз рәсемен ясадылар.Чара ахырында бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзара ярыштылар, көч сынаштылар.
Каникуллар вакытында Юлбат ФАП мөдире Бадиковна Миләүшә Рәшит кызы мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен фельдшер-акушерлык пункты буенча экскурсия үткәрде. Миләүшә Рәшит кызы балаларга ФАПта урнаштырылган барлык приборлар турында сөйләде, озынлыкны һәм авырлыкны ничек үлчәргә кирәклеген күрсәтте, фельдшерның эше турында бик кызыклы итеп сөйләде. Әлеге экскурсия мәктәп укучыларын төрле һөнәрләр белән таныштыру программасы кысаларында узды.
Галимнәр тарафыннан тулысынча күкрәк ашату баланың сәламәт иммунитетын формалаштыруга һәм бала тапканнан соң ананың тиз терелүенә ярдәм итә дип дәлилләнгән. !әм тагын, бу - әни белән бала арасындагы эмоциональ бәйләнешнең нигезе, кешенең бөтен гомерен яклаячак мәхәббәт ташкыны.
Бүген 11.00 сәгатьтә «Йөкле һәм имезүче аналар өчен күкрәк ашату мәктәбе» онлайн-дәресе узачак.
Быел 29 октябрьда ВЛКСМның 105 еллыгы билгеләп үтелә. 28 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган көнең белән, Комсомол!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар. Мәгълүмати тема буенча «Комсомолның туган көне» дип аталган күргәзмә оештырылды.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул вакытта меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү - хезмәт лагерьларына, махсус җирлекләргә җибәрелгән һәм хәтта гомерләреннән мәхрүм ителгән. 27 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Без хәтерлибез! Без беләбез!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларны «Өзелгән очыш» дип аталган китап күргәзмәсенә куелган әдәбият белән таныштырдылар һәм күзәтү ясадылар. Балалар зур террорчылык елларында атып үтерелгән Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләрнең фамилияләрен һәм И.Ф. Сафинның «Юлбатым-Ямбулатым» китабының материалларын кызыксынып өйрәнделәр. Тенеки авылында яшәүче Мөнәвәрә Рәхимҗан кызы истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 1933 елда әтисе Сабирҗанов Рәхимҗан кулга алына, бөтен гаиләләре Архангельск шәһәренә җибәрелә. Гаилә 1997 елда реабилитацияләнә.