«Саба-Арена»да экскурсия

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбендә Байлар Сабасы «Гимназия»се һәм Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары булдылар. Алар мәктәп белән танышты, анда нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләрен белә алдылар, шулай ук безнең бадминтончылар, фехтовальщиклар, шахматчылар һәм теннисчылар нинди шартларда күнегүләр узуын карый алдылар.

Экскурсияне мәктәп укучылары тренажер залыннан башладылар. Үзләренә спорт снарядларын һәм тренажерларын сынап карарга рөхсәт иткәч, балаларның күзләре нинди шатлык белән балкып торганын әйтеп бетереп булмый. Өстәл теннисы залында тренировка узды. Спортчылар һәм тренер Исмаилов Фәрход Усман улы балаларыбызга өстәл теннисы уйнарга мөмкинлек бирде. Балалар мәктәпнең иң яхшы спортчыларының фотолары белән кубокларын зур кызыксыну белән карадылар. Аннары егетләр, кызлар фехтование буенча тренировканы күзәтә алдылар. Тренер Бобылев Николай Владиславович спорт мәктәбендә фехтование буенча дәресләрнең ничек узуы турында сөйләде. Экскурсия балаларга ошады һәм бик белемле һәм кызыклы булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International