Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә балалар өчен әңгәмә

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

         31 октябрь көнне Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар  өчен "Компьютердан аерылып тор, китап укы" дигән исем астында әңгәмә үткәрелде . Әңгәмәнең максаты - балаларны китап укуга тарту, китапханәгә карата уңай караш тәрбияләү,балаларны үз гаджетларыннан һәм компьютерларыннан вакытлыча булса да аерып тору. Китапханәченең  һәм балаларның бөтен әңгәмәсе, нигездә, балаларның  буш вакытларда басма китаплар, газета-журналлар уку файдалы икәнлеген искә төшерүгә юнәлтелгән иде. Шулай ук алар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр . Әңгәмә ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шуннан соң барысы да интернет-бәйле кеше булмас өчен, вакыт-вакыт компьютерлардан, телефоннардан һәм планшетлардан ял итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Чөнки тере аралашу, китап белән танышулар булган чын тормыш виртуаль тормыштан бер дә ким түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International