“Алтын сукмак буйлап көз атлый”

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

 31 октябрь көнне  Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән бергә «Алтын сукмак буйлап көз атлый» конкурс-уен программасын уздырдылар. Мөдирләр балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошларның һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр. Көзнең билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгьлүматләр белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар күңелле һәм кызыклы викторинада катнаштылар, көз рәсемен ясадылар.Чара ахырында бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзара ярыштылар, көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International