Галимнәр тарафыннан тулысынча күкрәк ашату баланың сәламәт иммунитетын формалаштыруга һәм бала тапканнан соң ананың тиз терелүенә ярдәм итә дип дәлилләнгән. !әм тагын, бу - әни белән бала арасындагы эмоциональ бәйләнешнең нигезе, кешенең бөтен гомерен яклаячак мәхәббәт ташкыны.
Бүген 11.00 сәгатьтә «Йөкле һәм имезүче аналар өчен күкрәк ашату мәктәбе» онлайн-дәресе узачак.
Дәрес темасы: «Бала тапканнан соң беренче сәгать һәм көннәр - алга таба уңышлы күкрәк ашату нигезе».
Лектор: педиатр, неонатолог, «Нуриевлар клиникасы » ҖЧҖнең күкрәк ашату буенча консультанты (Казан шәһәре), б.ш. Россия МЗ «В.А. Кулаков исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге» ФДБУнең неонатология һәм педиатриясендә нутритив технологияләр бүлеге белгече Жданова Светлана Игоревна.
Онлайн «Сәламәтлек мәктәбе» Татарстанның "Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге" ДАССУда оештырылды. Онлайн-дәрес "Контур-Толк" Россия сервисында узачак.
ВКонтактеның рәсми битендә тоташтыру өчен сылтама: https://vk.com/publicsabacrb.