В. В. Әхмәтшина ШЭ сәүдә объектында семинар

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

ШЭ Әхмәтшина В.В. сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел №2463 карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар оештырды һәм үткәрде», коррупциягә каршы юнәлешле, финанс грамоталылыгы турында мәгълүмат һәм таратырга материал бирелде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан үткәрелде һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында гамәлгә ашырыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелде, товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемасына, товарлар ассортиментын киңәйтүгә игътибар бирелде.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International