ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүгенге көндә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә үзара салым акчасына чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар төзелә. Лесхозда аларның саны 33 данә. Бу объект буенча барлык төзелеш эшләрен ҖЧҖ "Руком" оешмасы алып бара.

Тэги: окс

Борчылу - кешенең психологик үзенчәлеге. Кызганычка каршы, безнең заманда тынычсызлану өчен сәбәпләр артканнан-арта бара. Әмма стрессны контрольдә тотарга мөмкин булуын исегездә тотыгыз. Менә берничә файдалы киңәш.

Тэги: хастаханә

Кече Кибәче авылында үзара салым акчасы хисабына зиратта агачлар киселгән иде. Кибәче бригадасы киселгән агачларны чыгарырга һәм урнаштырырга техника белән ярдәм итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбенең 5 һәм 10 сыйныф укучылары көзге каникул вакытында Лесхозда урнашкан урманчылык музеенда һәм Н.Миңнеханов исемендәге дендрарийда экскурсиядә булдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

    Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә уңайлы һәм вакытында түләргә мөмкинлек бирә торган ысуллар кертелде һәм актив кулланыла.

Мәдәни чараларга яшьләрнең йөрүен активлаштыру максатыннан Россия Президенты тарафыннан кабул ителгән «Пушкин картасы» программасы буенча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  актив эш алып бара, яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм республика күләмендә алдынгы урында бара.

9 ай нәтиҗәләренә күз салсак 1592 билет сатылып,  280750 сум акча эшләнде. Руспублика күләм рейтингта зур шәһәрләрне (Чаллы, Казан,Чистай, Алабуга) узып 3 урынга чыктык.

Әлеге зур җиңүдә һәрбер китапханәченең өлеше зур. Алга таба да шушы үрләрне югалтмыйча, тырышып эшләргә!

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 октябрь көнне “Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" максатчан программасы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары районыбызның төрле оешмаларында экскурсияләрдә булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Балалар иҗат үзәгендә “Юл маҗаралары!» темасына  квест уен үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда "Графит" ҖЧҖ подряд оешмасы һәм "Solev" проект оешмасы Шәмәрдән биологик чистарту корылмасы территориясен төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Тэги: ОКС

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үзмәшгульләрне маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк. Гаризалар кабул итү инде ачык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International