Борчылу белән ничек көрәшергә?

2023 елның 3 ноябре, җомга

Борчылу - кешенең психологик үзенчәлеге. Кызганычка каршы, безнең заманда тынычсызлану өчен сәбәпләр артканнан-арта бара. Әмма стрессны контрольдә тотарга мөмкин булуын исегездә тотыгыз. Менә берничә файдалы киңәш.

1. Физик активлык. Киеренкелекне бетерүнең шәп ысулы. Бу фитнес, йөзү, саф һавада даими йөрүләр яки чаңгы ярышлары булырга мөмкин. Йөкләнешне алдан ук табиб белән килештерергә кирәк!

2. Хобби. Тикшеренүләр буенча, яраткан шөгыле булган кешеләр стресска азрак дучар ителә икән. Хәтта «хобби-терапия» дигән термин да бар.

3. Планлаштыру. Үз вакытыгызны дөрес бүләргә тырышыгыз. Белгечләр «Өч сигезле кагыйдәне» сакларга киңәш итә: 8 сәгать эшкә, йокы һәм ял итүгә.

4. Негативның әзлеге. Тискәре мәгълүмат безне һәркайда чолгап ала: интернет, телевидение һәм матбугат шок контенты белән тулган. Еш кына яңалыклар лентасын озак караганнан соң гипертоник кризлар һәм паник атакалар очраклары була. Мондый мәгълүматны чикләгез - үзегезгә мәгълүмати детокс оештырыгыз.

5. Йорт хайваннары. Песиләр һәм этләр стрессны киметергә, борчылуны җиңәргә һәм ялгызлыкны җиңеләйтергә мөмкин. Нәтиҗәдә, яраткан хайваның белән нибары 10 минут аралашу, стресс һәм курку гормоны - кортизолны түбәнәйтә.

6. Белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә сез борчуны җиңә алмавыгызны аңлыйсыз икән, белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Психологик сәламәтлек мәсьәләләре шулай ук физик мөмкинлекләр кебек үк хәл ителә: консультация, диагностика, дәвалау.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International