Татарстан үзмәшгульләренә маркетплейсларда бизнес башларга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үзмәшгульләрне маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк. Гаризалар кабул итү инде ачык.

Экспертлар үзмәшгульләрне онлайн-рекламага бушлай өйрәтәчәк. Катнашучыларны Россиянең e-commerce базары үзенчәлекләре белән таныштырачаклар, маркетплейсларда шәхси кабинет булдырырга, алар өчен иң яраклы мәйданчыкны һәм уңайлы логистик схеманы билгеләргә өйрәтәчәкләр, шулай ук үзмәшгульләргә SEO-оптимизация үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Белем бирү программасы Россиянең эре онлайн-мәйданчыкларына юнәлдерелгән: Wildberries, Ozon, Яндекс.Маркет һәм Каzanexpress. Катнашучылар укыту модулен тәмамлау турында 16 академик сәгать күләмендә сертификатлар алачаклар.

 «Татарстанда инде 280 меңнән артык кеше үзмәшгульләр буларак теркәлгән, аларның саны ай саен арта. Үзмәшгуль татарстанлыларга ярдәм итү өчен бездә федераль һәм республика чаралары комплексы гамәлдә», - дип хәбәр итте ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова

«Россиядә Интернет-сәүдә яңа рекорд урнаштырды: 2023 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда һәм интернет-кибетләрдә сәүдә итүче Россия эшкуарларының әйләнеше 63% ка артты. Хәзер e-com-да осталык һәм белемгә ия булган кадрлар кирәк. Моның өчен махсус безнең үзмәшгульләр өчен укыту модульләре эшләнгән», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Бурханова.

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык»  илкүләм проекты кысаларында белем бирү модулен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International