ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерендә,  "Яшьлек" профельле сменасында ял итүче балалар белән "Геройга хат" дип исемләнгән хәрби- патриотик акция үтте.

28 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәче «Антитеррор» кисәтү дәресе үткәрде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, балигь булмаган балалар белән чара үткәрде.

Чараның максаты үсеп килүче буынны Ватан тарихының истәлекле сәхифәләре белән таныштыру, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илебезне илбасарлардан сакларга ярдәм иткәне турында аңлату иде.

Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Байлар Сабасы шәһәр тибы бистәсе «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Россия берләштерә!” дигән патриотик акция уздырдырдылар.

 Үзәк мәйданда алар «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме турында мәгълүмат белән буклетлар, триколор тасмалар тараттылар. Белгечләр һәм волонтерлар халыкны Ватан тарихының истәлекле сәхифәләре белән таныштырдылар, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илебезне илбасарлардан сакларга ярдәм иткәне турында аңлаттылар.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, “Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, социаль хезмәтләр алучылар белән, “Халык бердәмлегендә - бөек көч” дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр үз Ватанын искә алдылар һәм үз хис-кичерешләрен рәсемнәрдә белдерделәр. Бу бәйрәм Россия гражданнарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Мәдәниятләрнең күптөрлелегенә карамастан, барыбызны да иң мөһиме - үз Ватаныңа мәхәббәт берләштерә.

2012 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча "Евразия кылычлары" Бөтенроссия турниры бүген 3 ноябрьдә Саба-Аренаның копилкасына көмеш (Попов Даниил) һәм бронза (Абдуллин Булат) медальләр алып килде. 

Спортчыларны һәм фехтование бүлеге тренерларын котлыйбыз һәм алга таба да унышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Мәктәпләрдә каникуллар, ә бу, димәк, "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы маршрутына укучылар да килеп кушыла, дигән сүз. Әлеге программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында  бу көннәрдә  Саба гимназиясе, Мичән, Олы Арташ төп мәктәпләре, Лесхоз урта мәктәбе  укучылары булды.

"Нәселле сөт терлекчелеге буенча оешмалар берлегенең 2023 елның 01 ноябренә эш нәтиҗәләре"

Тэги: усхип

Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен “Угадайка” интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда «мәкальләр”, “табышмаклар”, “тизәйткечләр” биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә безнең китапханәдә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә балалар үз куллары белән шопер сумкаларын бизәделәр, мөселман тәсбихлар җыйдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елның 3 ноябре 22.00 сәгатеннән 4 ноябрь 10.00 сәгатенә кадәр 

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

 4 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International