Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерендә, "Яшьлек" профельле сменасында ял итүче балалар белән "Геройга хат" дип исемләнгән хәрби- патриотик акция үтте. Балалар бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы сүзләрен җиткерделәр һәм аларны халыклар бердәмлеге көне белән котладылар.