28 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәче «Антитеррор» кисәтү дәресе үткәрде. Чара барышында «терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре, сәбәпләре ачылды. Шулай ук теракт янавы килеп чыккан очракта һәм тоткынлыкта булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирү турында аңлату алып барылды.