ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрьдә безнең приютта иң күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза башлады. Бүген безнең приютка Казан шәһәреннән кадерле кунаклар һәм спонсорлар - Токаренко Фалина һәм Гатиятуллина Гүзәл килде. Кунакларыбыз Кыш бабай һәм Кар Кызы белән килделәр, алар балаларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, иң игелекле һәм якты нәрсәләрне теләделәр. Безнең тәрбияләнүчеләр Яңа ел шигырьләрен сөйләделәр, Яңа ел чыршысы тирәсендә җырлар җырладылар һәм иганәчеләребез бүләк иткән бүләкләрне бик ошаттылар.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай

20 декабрьдә Яңа ел бәйрәм программасы белән безнең приютка Кукмарадан  иганәчеләребез килде. Приютта тәрбияләнүче балалар өчен күңелле конкурслар һәм уеннар әзерләделәр, күңелле ярышлар үткәрделәр, биеделәр. Ә безнең балалар өчен иң дулкынландыргыч һәм көтеп алынган мизгел- Кыш бабай һәм Кар кызы иде. Балалар Яңа ел җырларын җырладылар. Безнең тәрбияләнүчеләрнең барысы да бик шатландылар, чөнки алар чыннан да күптән көтелгән бүләкләр алдылар: телефоннар, планшетлар, очучы вертолетлар, курчаклар, уенчыклар.

Без кунакларыбызга һәм иганәчеләребезгә балаларыбызга ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез!

 

Тэги: ОСЗ Тургай

МБББУ" Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучысы Гайнетдинов Илнур Рәшид улы истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Югары Шытсу авылы халкы тырышлыгы белән мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәмнең чираттагысы оештырылды. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык  күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Ярдәм итү эше алга таба дәвам ителә. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге оешмалары Яңа елга әзерлекне актив алып баралар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Халыкта еш кына «стресс/борчылу/проблемаларны ашау»дигән фраза кулланыла. Бу күренеш аеруча ел ахырында көчле була. Әйдәгез, бу проблеманы бераз җентекләбрәк карап чыгыйк, шулай ук чишелеш юлларын тәкъдим итик.

Тэги: хастаханә

Шекше авылында җәяүлеләр күперенә ут куелды

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлеге Башлыгы Муниципаль берәмлекләр съездында

Тэги: Шекше авыл җирлеге

 Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын үстерү" дигән темага зона семинары булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ҖЧҖ “Игенче” хуҗалыгы ярдәме белән Шекше авыл җирлеге территориясен кардан чистарту

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International